Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының  2-көнлек күчмә утырышы булып узды.

2023 елның 14 июле, җомга

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының  “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” исеме астында 2-көнлек күчмә утырышы булып узды.

Әлеге чарада чит төбәкләр – Австралия, Үзбәкстан, Казахстан, Кытай илләреннән, Россиянең 10 төбәгеннән һәм Татарстанның 29 районыннан һәм шәһәрләреннән, үзебезнең районнан 150гә якын хатын-кыз – “Ак калфак”лылар катнашты.

“Ак калфак”лылар районыбыз авыллары тормышы, күренекле шәхесләре, һөнәрчеләр мәйданчыгы, мастер класслар, күргәзмәләр белән танышты.

Утырышның пленар өлешендә “Ак калфак”ның җирле бүлекчәләре җитәкчеләре авыл тарихларын язу, йолаларны барлау, торгызу, үсеп килүче буынга туган телгә мәхәббәт уяту өстендә башкарган эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин “Ак калфак”лыларга алып барган эшләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова милли йолаларыбызны торгызу гына түгел, ә элек-электән авыл халкына тугры хезмәт иткән чишмә, коеларны торгызуның мөһимлеген дә билгеләп үтте. “Ак калфак”лыларны әлегә изге һәм бик кирәкле эшкә алынырга чакырды.

Әлеге иҗтимагый оешманы үстерүдә, аның кыйммәтләрен киң җәмәгатьчелеккә илтүче бер төркем якташларыбыз, оешма вөкилләре Бөтенденья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Утырыш бөтен зал белән Бөек язучыбыз Габдулла Тукайның “И Туган тел” җырлавы белән тәмамланды.

Күренекле шәхесләрне, татар халкынын йолаларын, гореф гадәтләрен барлау, туган телебезне саклауга юнәлдерелгән иҗтимагый эшчәнлек алып баручылар Мөслим җирлегендә узган күчмә утырыштан зур тәэсирләр белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International