«Гринта» төбәк операторы Мөслим районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләре укучылары җыйган 230 кг батарея алып чыкты.
Чара Татарстан Экология министрлыгы акциясенең язгы этабы кысаларында узды. Татарстанның көнчыгыш зонасы территориясеннән эшкәртүгә барлыгы 16 тоннадан артык электрохимик туклану элементы җибәреләчәк. Бу уку елы башына караганда икеләтә диярлек. Шулай итеп, акциянең күпьеллык тарихында абсолют рекорд җимерелә. Беткән батарея элементлары Чиләбе «Мегаполисресурс» заводына тапшырыла, анда аларны зарарсызландыру һәм утильләштерү бара.
"Җыелган батареялар санының артуы сөендерми кала алмый, чөнки бу акциядә катнашучылар — әйләнә — тирә мохитне саклауга җәлеп ителгән балалар санының артуын күрсәтә, - дип билгеләп үтте «Гринта» генераль директоры Евгения Фәгыймова. - Балалар бакчасыннан ук күпләр батареяларны ТКО өчен контейнерларга ташлау катгый тыелганлыгын белә, чөнки аларның тышчалары җимерелгәч, сәламәтлек өчен зарарлы матдәләр бүленеп чыга. Бу калдыклар икенче куркыныч класска карый.
Татарстанның көнчыгыш зонасында «Гринта» белән хезмәт күрсәтелә торган 23 муниципаль районның һәрберсендә электрохимик энергия бирү элементларын җыю нокталары оештырылды. Быел акциягә беренче тапкыр мәктәпкәчә учреждениеләр кушылды.
Барлыгы 16433 кг эшкәртелгән батарея җыелган.