"Кукин-2023" балык фестивале

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

9 июль көнне уңаеннан Мөслимебездә “Кояшлы Ык” ял зонасында “Кукин” фестивале узды. Әлеге ярыш елдан ел үзенә күберәк һәвәскәрләр җәлеп итә. Чараны район башлыгы Альберт Хуҗин ачты. Фестиваль кызыклы эстафета ярышы белән башланып китте. Эстафета тәмамлану белән балыкчылар яр буена юнәлделәр. Жюри һәрбер балыкчының “табыш”ына бәя биреп, күпсанлы номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләде.

Иң күп балык тотучы-Мингазов Ирек;

Иң олы балык тотучы-Саетгалиев Искәндәр;

Иң кечкенә балык-Мингазов Ирек;

"Мисс балыкчы"-Вагизова Галия;

Иң өлкән балыкчы-Хамматуллин Наил;

Иң яшь балыкчы- Гизтдинов Рамазан.

Җиңучеләргә грамоталардан тыш, иганәчеләр әзерләгән кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды. Әлеге фестивальнең иганәчеләре - Байрханов Марат, Бубеков Игорь, Шаймухаметов Айдар, Гильфанов Алмаз, Батталов Эдуардка рәхмәтебезне белдерәбез.

Шулай ук кунаклар махсус балыкчылар ярышында әзерләнә торган төп ризык УХА һәм чәй белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International