100 яшьлек райондашыбызның 31 онык, оныкчыгы бар!
Сөякәй авылы кызы Кәримә апа Нәгыймовага 1 июльдә 100 яшь тулды!
Колхозчы гаиләсендә беренче бала булып туып үскән юбилярыбызның тормыш юлы туган авылында үтә. 1947 елны Сөякәй авылы егете Заһирга кияүгә чыга. 4 балаларын парлап тәрбияләү насыйп булмый, кечкенә кызларына 6 яшь булганда Кәримә апа тол кала. Гомер буе колхозда хезмәт куя ул, лаеклы балалар тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә улы һәм килене тәрбиясендә гомер итә.
Тормышның утын да, суын да кичкән райондашыбызның 10 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 1 оныгының оныкчыгы бар!
Кәримә апаны матур бәйрәме белән район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрик итеп, РФ Президенты һәм ТР Рәисе котлау хатларын тапшырды.
Юбилярыбызга исәнлек-саулык телибез!