Россиядә 1 июльдә рәсми булмаган, әмма мәгънәсе буенча бик мөһим көн — сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу көн Ватанны саклауга чыккан һәм сугышларда катнашкан барлык сугышчыларга багышлана.
Район җитәкчелеге, локаль сугышлар ветераннары, Ветераннар советы, Яшь армиячеләр, үсеп килүче буын, мөслимлеләр һәм килгән кунаклар, мемориаль комплекста күркәм чара узды.
Район башлыгы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов ир-егетләрне сәламләп, аларның Ватаныбыз, районыбыз горурлыгы, гаиләләренең ныклы терәкләре булуын билгеләп үтте. Бер төркем райондашыбызга “Ветераны Чечни” дигән күкрәк билгесе тапшырылды.