XXXIV Бөтенроссия Олимпия көне проекты кысаларында яшьләр көненә багышланган спорт ярышлары узды.

2023 елның 26 июне, дүшәмбе
24 июнь көнне "XXXIV Бөтенроссия Олимпия көне» проекты кысаларында "Курай" паркында яшьләр көненә багышланган волейбол һәм футбол ярышлары үткәрелде. Бүгенге спорт уеннарында спорт сөюче Мөслим яшьләре катнашты. Шулай ук чара башланыр алдыннан яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ильшат Яббаров спорт өлкәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, райнның актив яшьләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Аларга алда да уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләргә генә ирешүләрен теләде. Барлык яшьләрне бу матур бәйрәм белән котлыйбыз! Актив, максатчан һәм креатив булыгыз. #ОлимпийскийДень2023#ОлимпийскаяСтрана, #ОлимпийскийДень2023Муслюмовскийрайон#ОД2023Муслюмово
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International