22 июнь көнне кичке сәгать 8дә меңләгән кеше, район башлыгы, мөслим халкы, район хакимияте, оешмалар, хокук саклау органнары вәкилләре һәм волонтерлар Мәңгелек ут янына җыелдылар. Биредә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе үткәрелде.
«Беркайчан да югалтулар сызлавы тынмаячак һәм мәңгелек дан беркайчан да җуелмаячак. Ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы безгә фашизм җинаятьләрен һәм тарихның ачы дәресләрен онытырга хак бирми. Бөек Җиңү өчен көрәшкән, тылда Җиңүне яулаган һәркемгә мәңгелек дан», - дип ассызыклады Альберт Хуҗин.
Чараны йомгаклап хәтер шәмнәре кабынды, алардан «Мәңге хәтерлибез!» сүзе язылды.
Шулай ук «Хәтер шәме» акциясе һәр авыл җирлегендә узды.
Батырларга мәңгелек истәлек!