22 июнь көнне Мөслимдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.
Митингта район башлыгы, ветераннар советы, иҗтимагый совет, хакимият, оешма, предприятие вәкилләре, укытучылар, укучылар һәм Мөслим халкы катнашты.
Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сугыш чоры баласы, тыл ветераны Клара апа Бакирова сугыш ачысы, аннан соңгы дәвер авырлыгы турында сөйләде, дөньяларның имин булуын, тынычлык теләде.
Ватан Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салынды.
«1941 нче елгы сугыш эчесе һәр йортка бәреп керде, һәр гаиләгә кагылды.
Миллионлаган кеше гомере өзелгән еллар безгә сабак булырга тиеш. Бу дәхшәтле сугышта Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезле өчен көрәшүчеләрне искә алу-безнең изге бурычыбыз.
Батырларга мәңгелек истәлек!», - дип ассызыклады Альберт Хуҗин.