14 июнь көнне,Россия көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге мәктәпнең спорт залында, мәктәп лагеренә йөрүче балалар ГТО нормативлары тапшырды. Нормативлар 1-4 класста укучы балалар арасында алынды.Укучыларның сәламәтлеге өчен ГТО нормативларын тапшыру зур әһәмияткә ия. Биредә тизлек, җитезлек, сыгылмалылык кебек сыйфатлар тикшерелде.