Беренче сынаулар

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе яңа уку елына инде әзерлек эшләрен башлады. 14 июнь көнне, алдан игълан ителгән белдерү буенча, 1 сыйныфка укырга керергә теләүче балаларны кабул иттек. Федераль дәүләт таләпләре нигезендә, сәнгать мәктәбенә балалар кечкенә имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча кабул ителә. Бүген әлеге сынауны 6 яшь тә 6 ай яше тулган 38 бала үтте. Имтихан нәтиҗәләре буенча, укучылар музыкаль, иҗади мөмкинлекләренә карап, мәктәптә эшләп килүче 7 бүлеккә кабул ителделәр. Ата-аналар игътибарына шуны искәртеп узабыз, ачык ишекләр көне август аенда да оештырылачак. Кабул итү өчен урыннар чикле!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International