Мөслим-Тат.Шуган юл трассасында капиталь төзекләндерү эшләренең икенче этабы бара.
Узган ел биредә асфальтның беренче катламы җәелде. 5,9 км юлны төзекләндерү “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарыла. Финанслау күләме 122,5 млн.сум тәшкил итә.
