Бүген, 6 июньдә, тугызынчы сыйныф укучыларына рус теленнән төп дәүләт имтиханын язалар, районда бу фәнне 224 укучы тапшыра.
Рус теле һәм математика төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен мәҗбүри предметлар булып тора.
Рус теле буенча имтиханның озынлыгы 3 сәгать 55 минут. Имтихан эше өч өлештән тора һәм тугыз биремне үз эченә ала. Беренче өлеш - бәян итү, икенчесе - тест, өченчесе - текст буенча язмача әйтелеш. Биремнәрне үтәгәндә орфографик сүзлектән файдаланырга мөмкин.
Эш өчен иң күп балл - 33. Аттестат алу өчен кимендә 15 балл җыю да җитә.
Беренче имтихан көне нәтиҗәләре 21 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак. Алар белән тугыз сыйныф укучылары үз мәктәпләрендә һәм «РЦМКО» ДБУ сайтында таныша алалар (https://rcmko.ru/rezultaty-oge/).