Июнь аена аяк бастык, димәк тиздән мәйданнарда халкыбызның яраткан бәйрәме – Сабантуй гөрлиячәк.
Инде алдан хәбәр иткәнчә, Мөслимдә Сабантуй 11 июньдә оештырылачак, авылларыбызда күбесенчә 10 июньдә, төгәлрәк даталарны графигыбыздан карарга мөмкин.
МӨСЛИМ САБАН ТУЕ ПРОГРАММАСЫ:
9.30 – 10.30 сәг. – Сабантуй мәйданының күргәзмә мәйданчыгында кунакларны каршы алу;
9.30 - 10.00 сәг. – районның күргәзмә зонасы, татар ихатасы белән танышу;
10.00 - 11.00 сәг. – үзәк мәйданда Сабантуйны ачу тантанасы: театральләштерелгән күренеш, район башлыгы, ТР Рәисе вәкиленең котлаулары, дәүләт бүләкләрен тапшыру, кыр батырларын бүләкләү;
11.00 -14.00 сәг. – үзәк мәйданда милли уеннар, балалар өчен сабантуй, спорт ярышлары, концерт программасы, махсус кунаклар – Болгар радиосының “Иртәнге чәй” тапшыруын алып баручылары;
12.30-13.30 сәг. – ипподромда ат чабышлары;
14. 30 -15.15 сәг. – үзәк мәйданда милли көрәш буенча финал ярышлары, бүләкләү;
15.15-15.30 сәг. – Сабантуйны йомгаклау;
20.00-22.00 сәг. – Бәйрәм концерты. Махсус кунак: ВИА ХИТ музыкаль төркеме.
Милли бәйрәмнәребезгә рәхим итегез!
