3 июнь көнне, Мөслимнең “Киләчәк” паркында “ИкРок” балалар һәм яшьләр рок-фестивале ачык һавада узды. Фестивальдә Татарстаннан гына түгел, ә Башкортстан Республикасыннан да иҗат төркемнәре килде, барлыгы 24 коллектив катнашты. Фестиваль Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга муниципаль автономияле һәм бюджет яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырылды. Грантның җиңүчеләре без, «Мизгел» яшьләр үзәге. Фестивальне Мөслим муниципаль районы администрациясе, “Мизгел” яшьләр үзәге, Казан шәһәренең “The Road” школа рока оештырды.
"Мизгел" яшьләр үзәге әлеге чараның барлык катнашучыларына һәм кунакларына рәхмәт белдерә.