1 июньдә Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында «Мизгел» МЦ белгечләре «Игелек уят» отряды волонтерлары белән берлектә Мөслим үзәк хастаханәсендә дәваланучы сабыйларны бәйрәм белән котладылар.

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында «Мизгел» МЦ белгечләре «Игелек уят» отряды волонтерлары белән берлектә Мөслим үзәк хастаханәсендә дәваланучы сабыйларны бәйрәм белән котладылар. Күңелле зарядкадан һәм биюдән соң безнең волонтерлар балаларга тәмле күчтәнәчләр таратты, аларны безнең волонтерларның берсенең әнисе Яхина Айназ тапшырды. Шуннан соң күңелле клоуннар һәм әкият геройлары белән фотосессия оештырылды. Без бик шат кечкенә пациентларыбызны азга гына булса да шатландырганыбызга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International