Эш визиты белән Мөслим районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева булды.
Ул «Маяк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм районның мәшгульлек үзәге эшчәнлеге белән танышты.
Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булды, анда «Социаль хезмәт күрсәтүне һәм социаль яклауны капиталь ремонтлау» республика программасы буенча капиталь ремонт узды.
Шулай ук Юлия Андреева гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.