Бүген, 31 майда "Игелекле эшләр төбәге" заявкаларын яклауның икенче агымы узды. Татарстан Республикасыннан онлайн-яклауда «Мизгел» МЦ директоры Фатихова Зөлфия Азатовна «Мизгел» яхшы кәеф китерү хезмәте» проекты белән катнашты.
Конкурста җиңүчеләр 5-9 июньдә эксперт жюри тарафыннан билгеләнә. 2023 елда конкурста катнашуга Россия Федерациясенең 72 субъекты гариза биргән.