Район башлыгы һәм җитәкчеләр катнашында атналык киңәйтелгән киңәшмә узды.

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Район башлыгы һәм җитәкчеләр катнашында атналык киңәйтелгән киңәшмә узды.

Альберт Хуҗин узган атналарда узган вакыйгаларга тукталды, киләсе атналарга бурычлар билгеләде.
Район башлыгы дәүләт тарафыннан эшмәкәрләргә һәм шәхси хуҗалыкларга бирелә торган субсидияләргә тукталды, әлеге мәсьәләдә халык белән тыгыз эшләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Милли бәйрәмебез – Сабантуйга әзерлек эшләренең дәвам итүен ассызыклады, бәйрәмнәр югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш, дигән максатлар куйды.

Туган көннәр

  • Галина Романова – Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы.

Тәбрикләнүчеләр:

  • Мадьярова Айсылу Минневасил кызы – Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы,
  • Хафизов Илфат Ильяс  улы – Татарстан Республикасы футбол федерациясенең  Рәхмәт хаты,
  • Набиева Гөлназ Рамиль кызы – Мөслим муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
  • Миләшкәй балалар бакчасы Республика күләм билингваль балалар бакчасы җиңүчесе булды! Җитәкчесе – Ләйсән Харисова.

 

Чыгыш ясаучылар:

  1. Авыл хуҗалыгы буенча район яңалыклары - Ренат Вәлиев,
  2. Техник күзәтчелек идарәсе эшчәнлеге - Рәшит Кирамов,
  3. Авыл утлары газетасына язылу - Римма Авзалова.

Киләсе атнага

01.06 – Балаларны яклау көне (Спорт паркы),

03.06 – Республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр Рок фестивале (Сабантуй мәйданы, Кече амфитеатр)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International