"Бу елны барлыгы 100 меңнән артык чәчәк үсентесе үстердек. Әлеге чәчәкләр урамнардагы чәчәклекләр, шарлар, банер һәм баганалар, Ык буе зонасындагы чәчәклекләрдә урын алачак.
Яздан кырау төшүләр инде утыртылган чәчәкләргә бераз зыян салды, аларны алыштырдык. Күпьеллыкларны да өстәп утыртып барабыз.
Мөслимебез урамнарын алиссум, виола, вербена, меламподиум, колеус, петуния һәм башка төрле берьеллык чәчәкләр бизәячәк"- ди Яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесы теплица участогы җитәкчесе Рузилә Байрханова.