23 майда Мөслим районының барлык мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме, балалар өчен соңгы кыңгырау тавышы яңгырады. Ә кичен фонтан янында "Мизгел" МЦ белгечләре мәдәният бүлеге ярдәмендә районның барлык чыгарылыш укучылары өчен "Фонтан янында соңгы кыңгырау" үткәрделәр!

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

23 майда Мөслим районының барлык мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме, балалар өчен соңгы кыңгырау тавышы яңгырады.

Ә кичен фонтан янында "Мизгел" МЦ белгечләре мәдәният бүлеге ярдәмендә районның барлык чыгарылыш укучылары өчен "Фонтан янында соңгы кыңгырау" үткәрделәр! Шулай итеп, бәйрәм кичәсендә Г.Тукай исемендәге 9нчы мәктәпне тәмамлаучы Габдрахманов Илвир һәм «Мирас» ВИА кече һәм урта төркемнәре башкаруында дәртле җырлар яңгырады. Укучылар үзләре флэшмобларны башкару буенча батлл үткәрделәр, бик кызыклы формада үз мәктәбен, укытучыларын, директорын, сыйныфташын һәм хәтта яраткан вахтерын ничек яратуларын яңгыраттылар... Шулай итеп, соңгы кыңгырау бәйрәме мәңгегә якты һәм шатлыклы истәлек булып калсын.

 

Укучыларыбызга имтиханнарны  уңышлы биреп бетерүләрен,  аяз күк йөзе, якты кояш, яхшы кәеф телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International