"Яшьлек" спорт сараенда муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы

2023 елның 19 мае, җомга

19 май көнне "Яшьлек" спорт сараенда муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. 
Ярыш башланыр алдыннан физик культураны һәм спортны үстерү буенча озак еллар һәм намуслы хезмәте өчен "Яшьлек" спорт комплексының тренеры - Хафизов Илфат Ильяс улына спорт министрының рәхмәт хаты, уңышлы ГТО нормативлары тапшырган 8 райондашыбызга ВФСК ГТО значоклары тапшырылды.
Ярышта 12 район: Мөслим, Теләче, Баулы, Алексеевск, Менделеевск, Кайбыч, Кама Тамагы, Әлки, Спас, Чирмешән, Чүпрәле, Яңа Чишмә районнары командалары кызлары катнаштылар.

Финалга үткән иң көчле 4 район командасы: Мөслим, Чирмешән, Менделеевск, Кама Тамагы командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International