11 май көнне "Яшьлек" спорт сараенда Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 78 еллыгына багышланган өлкән буын гражданнары арасында "Өченче буын" XIII Республика Спартакиада ярышларының муниципаль этабы узды. Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 6 спорт төре буенча барды: жиңел атлетика (йөгерү), йөзү, өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату, дартс уеннары һәм ГТО нормативлары тапшыру буенча. Уенның нәтиҗәләрен чыгарып җиңүчеләребез ачыкланды, алар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Бүгенге спартакиада ярышларында иң өлкән катнашучыларыбыз: Латыйпова Гөлҗихан 76 яшь (Михайловка авылыннан), Иванов Кузьма 82 яшь (Мөслимнән). Алар шклай ук истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.