Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды.
Тукайның туган көнең - Туган тел көнең балаларыбыз белән билгеләп үтү матур традицияләребезнең берсе.
Инде менә ничә буын Тукайның әкият-шигырьләрендә тәрбияләнә. Кичә кунаклары Тукайның бөеклеген, аның уй-фикерләрен, зур тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләрен балаларга җиткерү мөһимлеге турында фикерләрен җиткерделәр.
Туган телне ярату, саклау, үстерү безнең киләчәгебез нигезе. Бүген балаларыбыз туган телләрендә Тукай иҗатын, үз иҗатларын тамашачыга тәкьдим иттеләр.