2 нче апрель көнне Әлмәт шәһәрендә бадминтон буенча ТР Шәхси кубогына Көньяк-көнчыгыш сайлап алу ярышларының 2 нче этабы узды. Ярышларда Әлмәт, Мөслим һәм Лениногорск районнарыннан барлыгы 68 спортчы катнашты.
Районыбыз командасы җиңүчеләре һәм призерлары:
(2008 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кызлар арасында)
1 урында - Алия Шәйхуллина;
3 нче урында - Динара Ситдыйкова.
(2008 елда туган һәм аннан өлкәнрәк егетләр арасында)
3 нче урында - Ринас Ханов.
Тренерлары: Инсаф Ханов, Айнур Казанбаев.