18 февраль көнне Мөслимдә икенче тапкыр "Җиз кыңгырау моңнары" фестивале үтте.

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

18 февраль көнне Мөслимдә икенче тапкыр "Җиз кыңгырау моңнары" фестивале үтте.

Бәйрәм ярминкәсе белән башланган чарада район үзешчәннәре чыгышын, районыбыз фольклор ансамбольләр җырларын да халык яратып тамаша кылды.

Авыл җирлекләре, район үзәге балалар бакчалары, мәктәпләр кунакларны сыйлы табыннар белән каршы алды. Кайнар коймак, төрле чәй тәм-томнары белән сыгылып торган өстәлләрдә җылы бу чыгарып самовар кайнап утырды.

Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм кунакларын сәламләп, әлеге чара халкыбызның традицияләрен торгызуга бер адым. Мөслимләләр күңелендә атларга аерым мөнәсәбәт, һәм бу фестиваль дәвамлы булыр, дип ассызыклап үтте.

Җигүле атлар бәйрәмнең төп атрибуты булды. Тарантаслардан сәлам биреп узган райондашларыбыз һәркемнең күңелләренә җылы хисләр сибеп узды, диярсең. Бәйрәм йөрәкләрдә бик озак сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International