18 февраль көнне "Яшьлек" спорткомплексында "Җиз кыңгырау моңнары" фестивале узды.
Җиз кыңгырау бәйрәм чарасында спорт бүлегендә эшләүче егетләребез тарафыннан, кызлар һәм малайлар өчен ачык һавада хәрәкәтле, кышкы спорт уеннары оештырылды.
Балалар бик теләп катнашты. Алар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен уеннарда сынап бүләкләр алдылар.
Фестивалне бизәлгән арбалы атлар тагын да ямьләндереп җибәрде. Җигүле транспорт пассажирлары гармунда халык көйләрен яңгыраттылар.
Тамашаны карарга халык бик теләп килгән иде.