Бөтенроссия этно пленэры

2023 елның 17 феврале, җомга
17 февраль көнне Мөслимдә рәссамнарның Бөтенроссия этно пленэры старт алды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 20гә якын сәнгать эшлеклесе ике атна дәвамында җирлегебез яшәешен, аның табигый хозурлыгын, гореф-гадәтләрен кәгазь битләренә төшерәчәк. Мөслим сәнгать мәктәбендә әлеге пленэрга тантаналы төстә старт бирелде. Кунаклар Мөслимнең социаль объектларында караганнан соң, сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар. Кунаклар игътибарына конкурс-фестивальләр лауреатлары булган укучылар чыгышлары тәкъдим ителде, рәсем сәнгате бүлеге укучыларының иҗат эшләреннән күргәзмә күрсәтелде. Симпозиумны ачу тантанасына район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов килгән иде. Ул барлык рәссамнарны сәламләп, алдагы иҗади эшләрендә уңышлар теләде. Әлеге пленэрны оештыручы танылган рәссам Мөдәрис Минһаҗев үз чыгышында Мөслим җирлеге белән хозурлануын белдереп, йомгаклау чарасы буларак олы күргәзмә оештырылачагын әйтте. Гомумән, сәнгать мәктәбендә узган очрашу кунакларда уңай тәэсирләр калдырды. Район мәдәният йорты артистлары һәм сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары чыгышлары белән үрелеп барган тантаналы чара рәссамнарны яңа иҗади уңышларга илһамландырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International