2022 елда Мөслим муниципаль районы урман фонды территориясендә янгын куркынычы һәм урман культурасы сезоннары нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманчылар, район башкарма комитеты, район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәнең төп темасы -2023 елда урманнарны янгыннан саклау.
“Минзәлә урманчылыгы” ТР ДКУ җитәкчесе-урманчысы Айрат Минһаҗев эшләнгән эшләр турында доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул белгечләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман саклау) тормышка ашыру һәм санитар-савыктыру чаралары үткәрү белән бәйле берничә йөкләмә бирде.» Шулай ук янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эшенә аерым игътибар бирергә кирәк", – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.
Альберт Хуҗин урманны янгыннан саклау, ул әлбәттә бик мөһим уртак бурычыбыз булуын билгеләп үтте. Алга таба да урманчылар белән бергәлектә урманнарыбызны кайгырту, бәлә казалар китереп чыгармау өстендә эш дәвам итер дигән фикерләрен җиткерде.