Геройларыбызга, әфганчыларга мемориаль такталар ачу.

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Хәрби хезмәт һәм әфган сугышы ветераны, запастагы майор Харрасов Ринат Мөҗәһит улы һәм әфган сугышы ветераны Ризванов Рамил Гомәр улы хөрмәтенә алар яшәгән йорт диварында элмә такталар куелды.

Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, районның оешма-предприятие коллективлары, әфган сугышы ветераннары, яшь армиячеләр катнашты.

Районыбызда ветераннарыбыз исән вакытта алар яшәгән йортка элмә такта кую традициясе яшәп килә. Әлеге чара, сугышның ачысын да, төчесендә үз җилкәләрендә татыган батырларыбызга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәтү, аларга хөрмәт күрсәтүне максат итеп куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International