12 февраль көнне Мөслим универсаль спорт залында сәламәтлек бишьеллыгы программасы кысаларында 2007-2008 елгы кызлар арасында "СОК Юность" кубогына волейбол ярышы узды.
Ярышта барлыгы 5 районнан кызлар командасы катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1. Мөслим "Факел" командасы;
2. Менделеевск кызлары командасы;
3. Җәлил кызлары командасы;
Җиңүчеләр һәм иң яхшы уенчылар кубок, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.