11 февраль көнне "Кояшлы Ык" ял зонасында "Татарстан чаңгы юлы-2023" спорт бәйрәме узды. Стартка үз коллективлары белән бергә районның оешма, предприятие, учереждение җитәкчеләре, Башкарма комитет, район мәктәпләре, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре һәм кышкы спортны яратучылар чыккан иде. Ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде һәм стартларда уңышлар теләде. Бәйрәмдә 8 төрле номинациялардә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Аяз һава торышы, төрле яшьтәге чаңгычыларга күтәренке кәеф бүләк итте.