Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.
Альберт Хуҗин районда узган чараларга күзәтү ясады. 2022 нче елны йомгаклау сессияләренең төгәлләнүен, башкарылган барлык эшләрнең бердәм хезмәт нәтиҗәсе икәнен ассызыклады. Рәхмәт сүзләрен җиткерде. 2023 елга планнарга тукталып, алга таба да бер команда булып эшләргә, дигән теләген ирештерде.

Яңа вазыйфага билгеләнүчеләр

Сайфиев Илнар Фирдависович – Инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.

Чыгыш ясаучылар

1. Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Мөслимдәге бүлекчәсе эшчәнлеге буенча – Фәридә Ганиева.
2. Ак Барсмед иминиятләштерү компаниясе буенча - Эльвир Габдуллин.
Актуаль мәсәләләр:
• Юллар торышына игътибар;
• Кышкы спартакиада ярышларын дәвам итү;
• Үзара салымны вакытында җыю;
• Авылларыбыз үзешчәннәре театрларын тәкъдим итү;
• Төзелеш белән төзекләндерү эшләре барышына игътибар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International