Бүген «Батырлар йорты» Хәрби Дан залында Сталинград сугышы тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан музей дәрес узды. Чарада Мөслим гимназиясе укучылары сугыш чоры вакыйгалары белән таныштылар. Балалар күз алдына Сталинград фронтының авыр сугышлары килеп басты. Роберт Рождественский “Реквием” шигыре алар өчен батырлык үрнәге булды. Укучылар Мамай курган һәм Павлов йорты өчен барган көрәш турында белделәр. Чара ахырында алар махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатларга хат яздылар.