Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль район Советының IV чакырылыш XXIV сессиясе

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль район Советының IV чакырылыш XXIV сессиясе узды.

Сессиянең темасы: 2022 елда Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары.

Сессиядә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы рәисе Васил Шайхразиев,

VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, Ык буе сайлау округы депутаты Альберт Хабибуллин,

Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов,

Мөслим муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин, район детупатлары, оешма, приедприятие җитәкчеләре һәм башка райондашлар катнашты.

Сессия башланганчы башкалабыз кунаклары "Аргамак" ат спорты мәктәбе, мәдәният йортында күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре, мәгариф, мәдәният, спорт бүлекләре үз уңышларын тәкъдим иттеләр.

Мөслим муниципаль районы башлыгы, Мөслим муниципаль районы Советы Рәисе Альберт Хуҗин район эшчәнлеге, 2022 елга йомгак, 2023 елга бурычлар турында,

"Мөслим РҮХ" ДАССОның баш табибы Дамир Сөләйманов Үзәк шифаханә эшчәнлеге турында,

"Родные Края-Туган як" агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров сессиядә чыгыш ясадылар.

Васил Габделгаязович Мөслим муниципаль районы эшчәнлегенә күзәтү ясап, үсеш нокталарын һәм игътибарны арттырасы мәсьәләләрне билгеләп үтте. Мөслим халкының элек-электән дус, бердәм булуына соклануын белдерде. Алга таба да зур уңышлар теләде.

Бүләкләү:
1. Махсус операциядә хәлак булган егетебез Илмир Мөнәсиповның “Батырлык ордены” әти-әнисенә тапшырылды.

2. Әнергетика өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Мөслим районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен үзмәшгуль гранданин, МСО АҖ подрядчысы Хаҗиев Вазыйх Әхмәтгаян улына “Татарстан Республикасынын Атказанган әнергетигы” дигән мактаулы исем бирелде.

3. Намуслы тырыш хезмәте һәм Мөслим муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Мөслим муниципаль районы Шуган авыл җирлеге башлыгы Басорина Альбина Юныс кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

4. Намуслы тырыш хезмәте һәм Мөслим муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Мөслим муниципаль районы Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Шакирянова Илнара Илфат кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

5. Мөслим муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә керткән зур өлеше һәм намуслы тырыш хезмәте өчен Мөслим муниципаль район Советының аппарат җиктәкчесе Гарипов Ренат Гыймадислам улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

6. Күпьеллык иҗтимагый әшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы ветераннар хәрәкәтендә актив катнашуы өчен “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы җитәкчесе Абдуллин Фәнис Гыйлем улы “Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

7. Күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен спорт мәктәбе армрестлинг тренеры, Бариев Ларис Хәмбәл улы “Татарстан Республикасынын физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен” дигән мактаулы билге белән бүләкләнде.

8. Татарстан Республикасы Мөслим районы социаль-икътисадый усешенә зур олеш кертуе һәм намуслы хезмәте өчен территориаль үсеш бүлеге башлыгы Валеев Фәнил Фаиз улы икътисад министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

9. Намуслы хезмәте, югары профессиональ осталыгы һәм транспорт хезмәтен тәәмин итүгә керткән шәхси өлеше өчен Мөслим районы “Хуҗалык тәәмин итү” муниципаль унитар оешмасы башлыгы Кашапов Марат Иршат улы Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

10. Мөслим муниципаль районын төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә керткән өлеше өчен “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” муниципаль унитар оешмасы башлыгы Шәймөхәммәтов Марат Данис улы Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-комуналь хуҗалыгы Министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

11. Күп еллар куйган намуслы хезмәте өчен һәм тууына 60 яшь тулу уңаеннан Мослим районы җаваплылыгы чикләнгән “Агромастер” җәмгыяте склад мөдире Закирова Фәния Сәмигулла кызы Мослим муниципаль район Башлыгынын мактау грамотасы белән бүләкләнде.

12. Күп еллар куйган намуслы хезмәте өчен һәм тууына 60 яшь тулу уңаеннан Мослим районы җаваплылыгы чикләнгән “Агромастер” җәмгыяте слесаре Авзалов Илшат Әмир улы Мослим муниципаль район Башлыгынын мактау грамотасы белән бүләкләнде.

13. Күп еллар куйган намуслы хезмәте һәм тууына 60 яшь тулу уңаеннан Мослим муниципаль районы “Хуҗалык тәәмин итү” муниципаль унитар оешмасы механигы Шәймөхәммәтов Рөстәм Ревкат улы Мослим муниципаль район Башлыгынын мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International