Казан шәһәрендә барган "ГТО" ВФСК чемпионнары фестивале "ГТО уеннары"- 2023 төгәлләнде! Ярышларда 90га якын спортчы, Татарстан Республикасы районнары җыелма командалары катнашты. Бу ярышта безнең Мөслим командасы яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтеп 8 урынга лаек булды. Катнашучыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз.