Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин узган атналар вакыйгаларына күзәтү ясап, агымдагы атнага бурычлар билгеләде.
Яңа вазыйфага билгеләнүчеләр:
Гайнетдинова Фәридә Якуповна – район мәдәният йорты җитәкчесе итеп билгеләнде.
Чыгыш ясаучылар:
1. Бердәм Россия сәяси партиясенең Мөслим бүлекчәсе эшчәнлеге буенча - Фәридә Гайнетдинова;
2. Мәшгульлек үзәгенең 2022 елдагы эшчәнлеге буенча - Мөнирә Идиатуллина;
3. Кышкы спартакиада уеннары буенча - Илшат Яббаров;
4. Үзара салым акчаларын вакытында түләү буенча – Азат Әхмәтҗанов.
Актуаль мәсәләләр:
• Авыл җирлекләре отчет сессияләрен дәвам итү;
• Министерство һәм ведомство коллегияләрендә катнашу;
• Оешма-предприятие, башкарма комитеты бүлекләре тарафыннан еллык отчетларга әзерлек эшләре;
• Район отчет сессиясенә әзерлек;
• Үзара салым акчаларын вакытында җыю;
• Юллар, тротуарларны тәртиптә тоту;
• Спартакиада уеннарына әзерлек.