Метрәй авылы китапханәчесе, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, 8-10 сыйныф укучылары өчен "Терроризмга каршы - бергәләп!” исемле тематик әңгәмә үткәрде. Укучыларга теракт куркынычы янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында, Бесландагы террорчылык акты турында сөйләп аңлатылды. Чара ахырында балалар белән илдәге тынычлык һәм тәртип өчен һәркемнең җаваплы икәнлеге турында сөйләштек. Аларның һәрберсе әлеге мәсьәлә буенча үз фикерләре белән уртаклашты.