2023 нче ел өчен үзара салым түләү старт алды.

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

19 гыйнвар көнне Альберт Хуҗин район активы белән очрашып, үзара салым җыю, түләү буенча актуаль сораулар буенча фикер алышты. Үзара салым программасының җирлегебездә тормыш шартларын уңайлы итү өчен күп кенә эшләр башкарырга зур ярдәм булуын билгеләп үтте. QR – кодлар белән түләүнең уңайлы булуын ассызыклап узды. Тормыш иптәше белән үзе өчен үзара салымны онлайн түләп үрнәк күрсәтте.

Искәртәбез, халык җыеннарында үзара салым акчасы 18 яше тулган, Мөслим авыл җирлегендә теркәлгән гражданнарга 1 мең күләмендә билгеләнде. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарына, 1 һәм 2 төркем инвалидларга, Әфганстандагы һәм Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, Чернобыль һәлакәте нәтиҗәсендә инвалидларга, көндезге бүлектә укучы студентларга 500 (биш йөз) сум күләмендә билгеләнде.
Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре үзара салым түләүдән азат ителә.


Игътибар! Мөслим һәм Катмыш авыллары өчен салымны онлайн банк аркылы махсус QR – кодлар белән түләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International