Яшь музыкантлар конкурсы

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе
18 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкант «Халык уен коралларында башкаручылар» ачык республика конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасының бөтен көньяк көнчыгыш талантларын җыйды. Жюри яшь башкаручыларның чыгышын сәләтен, музыкальлеген, һөнәри башкару күнекмәләрен һәм балаларны конкурска әзерләгән педагогларның эшен югары бәяләде. Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары Рушат Дәүләтшин 3 дәрәҗә лауреат, Ислам Салихҗанов конкурс дипломанты булдылар. Укытучы Дилбәр Сәлихҗанова концертмейстерлар Филюзә Шәрипова һәм Розалия Хәбибуллина Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International