Мөслим районы профсоюз активы конференциясе узды.

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Безнең районда РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова булды, шулай ук район хакимиятенең актлар залында Мөслим районының профсоюз активы конференциясе үткәрелде, анда «Мизгел»яшьләр үзәге коллективы катнашты.

Ольга Анатольевна профсоюз оешмаларының 2022 елдагы эшенә йомгак ясады, үсеш планнары һәм перспективалары белән уртаклашты. Профсоюз тарафыннан оештырылган грантлар, конкурслар һәм идарә эше, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының санатор-курорт дәвалавы турында сөйләде һәм ахырда районның профсоюз активы эшен югары бәяләде. Конференция профсоюз хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. «Мизгел» ЯҮ коллективынын профсоюз тормышында актив катнашкан өчен рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән безнең белгечебез Хазбулатова Гөлназ Владиславовна бүләкләнде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International