Бүген район башлыгы Альберт Хуҗин РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова белән берлектә Мөслим районы профсоюз активы конференциясе үткәрде.
Профсоюз рескомының Мөслим бүлеге вәкиле Ренат Гарипов район хакимияте Профсоюзының тормышы, 2022 елда бушкарылган эшләр белән таныштырды.
Ольга Анатольевна профсоюз оешмаларының 2022 елдагы эшенә йомгак ясады, үсеш планнары һәм перспективалары белән уртаклашты. Профсоюз тарафыннан оештырылган грант ярдәме, конкурслар һәм идарә көрәшләре, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының шифаханә-курорт дәвалавы турында сөйләде, шулай ук районның профсоюз активының эшен югары бәяләде. Конференция профсоюз хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.