Мәгариф идарәсе 2023 елгы БДИда катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин, дип искәртә.

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Мәгариф идарәсе 2023 елгы БДИда катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин, дип искәртә.

2023 елда БДИ өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 19 апрельгә кадәр), төп этап (26 майдан 1 июльгә кадәр) һәм өстәмә (6-19 сентябрь).

Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгак аттестациясен үткәрү тәртибе нигезендә, узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны вакытыннан алда һәм (яки) БДИның төп чорында резерв срокларында тапшыралар, агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары – төп чорның төп срокларында яки теләкләре буенча вакытыннан алда. Аерым уку предметлары буенча имтихан үткәрү вакытына туры килгән чыгарылыш сыйныф укучылары да аларны резерв көннәрдә тапшыра ала.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары уку урыны буенча БДИ тапшыруга гариза тапшыра. Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар мәгариф идарәсендә Мөслим авылы, Банк урамы, 61 нче йорт адресы буенча гариза бирә ала. Кайнар линия телефоны: 8(855)562-45-95

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International