Үзәк чыршы янында Иске Яңа Ел кичәсе гөрләде. Район мәдәният йорты үзешчәннәре бәйрәм кунакларын күңелле җыр биюләр белән сөендерде, "Аргамак" ат спорты мәктәбе җигүле ат, понида йөртеп балаларның күңелләрен күтәрде.