"Өйгә яңа ел могҗизасы!"

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

 Яңа елны ойлэренэ бүген үзенчәлекле яшүсмергә һәм аның ике энесенә "Мизгел" ЯУ һәм "Тамчы" йөзү бассейны волонтерлары алып килгән. Ә бөтен хикмәт шунда ки, абыйларының иң кечесе Кыш Бабайга бик ышана! Ул Кыш Бабайга абыйсын тәбрикләүне сорап хат юллады һәм аның өчен савыгу теләде. Алмаз кечкенәдән үк бик шат күңелле һәм актив малай, кунаклар килгәнне ярата һәм аларны бик эмоциональ каршы ала һәм озата. Кече балалар Кыш бабай һәм Кар кызы өчен чыршы янында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Яңа ел бүләкләрен алдылар. Әнилэре ышана, Яңа ел тылсымы белән очрашуны аның уллары озакка истә тотачак. Чыннан да, Яңа ел алдыннан кайвакыт могҗизалар була бит!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International