Студент тормышы

2023 елның 13 гыйнвары, җомга
12 гыйнвар көнне сәнгать мәктәбендә студентлар белән очрашу узды. Әлеге кичәгә мәктәбебезне тәмамлап, бүгенге көндә сәнгать юнәлеше буенча урта һөнәри уку йортларында белем алучы студентларыбыз чакырылды. Очрашуга килгән Булат Әхмәтҗанов, Равилә Шәяхмәтова, Ралина Искандерова бүгенге көндә Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә белем алалар, ә Нияз Нургалиев - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты. Алар узләренең уку йортларында булган уңышлары, беренче сессия, имтиханнар, үз факультеты, төркеме турында сөйләделәр, студентлар тормышы белән таныштырдылар. Алар укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга жавап бирделәр. Кичә ахрында студентлар үзләренең төрле уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәтте. Очрашу сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова чыгыш белән төгәлләнде. “Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, исегездә тотыгыз, сезнең уңышларыгыз, сезнең шатлык - ул безнең уңышларыбыз да, безнең шатлык. Монда сезне хәтерлиләр, сезне яраталар. Укуыгызны уңышлы гына төгәлләп, безгә эшкә кайтуыгызны көтәбез!” – диде үз чыгышында Айгөл Назыйф кызы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International