Кызыксынучанлык һәм яңага омтылыш кешеләрдә балачактан ук салынган. Китапханә шушы кызыксынуларны тормышка ашыру өчен файдалы урын булды һәм булачак. Китапханә кешегә үзенең рухи асылын аңларга булыша. Рухи яктан баеп, ул үз-үзенә ышаныч ала, үз-үзен камилләштерә, үз-үзен хөрмәт итү хисен ныгыта. Метрәй башлангыч белем бирү мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә булдылар. Экскурсия вакытында балалар китапханәнең "китап йорты" икәнлеген, билгеле бер тәртип кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген белделәр. Алга таба балалар китапның барлыкка килү тарихы, аның белән эш итү кагыйдәләре, балалар китапларын иҗат итүче кешеләр белән таныштылар. Чара бик файдалы булды,кызыклы үтте.