Метрәй авылы китапханәсендә 2 – 9 сыйныф укучылары өчен шагыйрь Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулуга багышланган "Галиҗәнап шагыйрь" исемле китапханә сәгате узды. И. Юзеев-халык шагыйре. Ул шигърият сөючеләр истәлегендә яшьлек, мәхәббәт, яз җырчысы булып калачак. Чара шигырьләр уку, шагыйрь шигырьләренә җырлар тыңлау белән үрелеп барды. Х. Туфан, С. Хәким, Ш. Галиев тарафыннан әйтелгән истәлекләр Илдар Юзеевның зур таланты турында сөйли. Чарага "Лирик шагыйребез"исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.