Мөслим муниципаль район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин барлык катнашучыларны яңа 2023 ел белән котлады. Ялларда халыкка хезмәт күрсәткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Яңа елга яңа бурычлар билгеләп үтте.
Чыгыш ясаучылар:
1. Яңа ел бәйрәмнәре вакытындагы оператив обстановка буенча: Ирек Салихҗанов,
2. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында үткәрелгән спорт чаралары буенча: Илшат Яббаров,
3. Ярдәм янәшә акциясе буенча: Азат Әхмәтҗанов.
Актуаль мәсәләләр:
• Авыл җирлекләрендәге отчет сессияләренә әзерлек (16.01.2023 башлана);
• Оешма-предприятие, башкарма комитеты бүлекләре тарафыннан еллык отчетларга әзерлек эшләре;
• Юллар торышына игътибар.