Мөслимдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шахматчы Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә XXII шахмат турниры уза.

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе
4 гыйнвар көнне Мөслимдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шахматчы Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә XXII шахмат турниры уза. Шул уңайдан "Мизгел" яшьләр үзәгенә шахмат сөючеләр җыелды. Берничә ел рәттән барган бу турнирда яше дә өлкәне дә катнаша . Иң яшь уенчыга 5, иң өлкәненә - 81 яшь. Инде ветераннарыбызда һәр ел саен үз осталыкларын күрсәтеп, яшь буынга тәкъдимнәрен дә җиткерәләр. Турнир ачылу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин шахмат уйнау осталыгының әһәмиятен ассызыклап үтте, турнирны оештырган Шәмсетдиновлар гаиләсенә рәхмәтен җиткерде. Ярышта катнашучыларга лаеклы уен теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International