Ир-атлар командалары арасында "Кыш Бабай кубогы"на волейбол ярышы

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе
7 гыйнвар Мөслимнең "Яшьлек" спорт сараенда ир-атлар командалары арасында "Кыш Бабай кубогы"на волейбол ярышы узды. 🎅🏻🏆 Кыш бабай кубогына уздырылган ярышны ачу тантанасында район Башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты. Район башлыгы спорт сөюче егетләребезгә уңышлар теләде. Көн дәвамында барган ярышның җиңүчеләре: 1 место-Илтранс (Мөслим командасы); 2 место-Некома (Яр Чаллы команадасы); 3 место-НГПУ (Яр Чаллы командасы). Иң яхшы уенчылар: Васильев Динар; Башмаков Амаль; Бахонкин Марсель. Җиңүче командалар, иң яхшы уенчылар "Яшьлек ССК" грамоталары, медальләре, һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International